Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы ТНВ телеканалында "Яңа гасыр" Трибуна Ток-шоуында бердәм дәүләт имтиханы мәсьәләләре буенча фикер алышуда катнашты.

2023 елның 26 апреле, чәршәмбе

Чыгарылышта БДИ турындагы мифлар, хокук бозуларсыз БДИ тапшыру, имтихан уздыру процедурасын күзәтүнең ничек оештырылуы, компьютер формасында нинди имтиханнар уздырылуы яки укучыларның эшләрен тикшерү турында җентекләп сөйләделәр.

Шулай ук чакырылган кунаклар коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча ТР Рәисе идарәсенең коррупциягә каршы тикшерүләр бүлеге мөдире Равия Бедертдин кызы Шрша, "41 нче мәктәп" МББУ директоры Корбанова Лилия Илдар кызы, "РЦМКО" ДБУ директоры Юнысов Булат Марсель улы, психолог-педагогик һәм медик-социаль ярдәмгә мохтаҗ балалар өчен дәүләт автоном мәгариф учреждениесе "Росток" Психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәгенең" директоры урынбасары Идрисова Инна Вениаминовна, ТР Мәгариф үсеше институты ректоры Нугуманова Людмила Николаевна, ТР Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратының "Халык контроле" ТР ДМС кулланучыларының үзара хезмәттәшлеген координацияләү бүлеге башлыгы урынбасары Вәлиуллина Индира Наил кызы булды.

 

Программа нәтиҗәләре буенча һәр эксперт укучыларга һәм аларның әти-әниләренә имтиханга әзерлек буенча киңәшләр бирде. 

 

25.04.2023 сюжеты: https://tnv.ru/tv-projects-item/tribuna-novogo-veka/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International