Татарстан Республикасы районнарында һәм шәһәрләрендә «Бергә тапшырабыз! Ата-аналарның БДИ тапшыру көне»

2023 елның 24 марты, җомга

Татарстан Республикасы районнарында һәм шәһәрләрендә «Бергә тапшырабыз! Ата-аналарның БДИ тапшыру көне»

БДИ-2023 төп чоры якынлаша. Укучылар һәм аларның әти-әниләре өчен БДИ узу процедурасы һәрвакыт актуаль, чөнки үз балаларына ярдәм итү һәм аларга үз тормышының җитди һәм җаваплы чорына әзерлекне дөрес оештыру бик мөһим.

«Бергә тапшырабыз! Ата-аналарның БДИ тапшыру көне» Бөтенроссия акциясендә катнашып ата-аналар имтиханга теркәлүдән алып нәтиҗәләрне игълан итүгә кадәр барлык этапларны уза.

2023 елның 13 мартында Зеленодольск шәһәрендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры И.Г. Хәдиуллин катнашында старт алып, мондый акция Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Арча, Бөгелмә, Алабуга, Кама Тамагы, Кукмара, Чирмешән муниципаль районнарында һәм Казан шәһәренең Вахитов, Киров, Мәскәү һәм Идел буе районнарында узды.

Быел акция җиденче тапкыр уздырыла.

2023 елда акциядә катнашучыларга рус теле буенча БДИның кыскартылган вариантын эшләүдә үз көчләрен сынап карарга тәкъдим ителде, имтихан төрле типтагы биремнәр белән танышырга мөмкинлек бирде.

Ата-аналар сынауны уңышлы үттеләр. Имтихан тәмамлангач, күп кенә ата-аналарда рус теленең мәктәп курсын кабатлау теләге туды.

10-11 нче сыйныф укучыларының ата-аналары бу чарада катнашу турында үз тәэсирләре белән балаларының укыган мәктәпләрдә ата-аналар җыелышларында уртаклашачак.

Республика мәктәпләрендә Акциянең төп нәтиҗәләрен социаль челтәрдә күрергә була #сдаемвместе2023 #готовимсявместерт #сдаемвместетатарстан #готовимсякГИА #образованиетатарстан #ГИА2023 #егэдляродителей

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International