20-21 мартта Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән профилактик визитлар һәм семинар-киңәшмә үткәрелде

2023 елның 21 марты, сишәмбе

20-21 мартта Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы мәгариф оешмалары җитәкчеләре белән профилактик визитлар һәм семинар-киңәшмә үткәрелде


20 марттан 21 мартка кадәр мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек идарәсе белгечләре Буа муниципаль районының түбәндәге мәгариф оешмаларына карата профилактик визитлар үткәрде:
- Буа шәһәре «1 нче номерлы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МБГББУ;
- «Буа районы Черки Килдураз урта мәктәбе» МБГББУ;
- «Буа ветеринария техникумы» ДАҺББУ;
- Буа шәhәренең гомуми үстерү төренә караган мәктәпкәчә белем бирә торган «Светофорик» балалар бакчасы» МБМУ;
- Буа муниципаль районының «Иске Суыксу балалар бакчасы» МБМБУ;
- Буа шәһәренең гомуми үстерү төренә караган «Ак чэчэк» балалар бакчасы» МБМУ;
- МБӨББО «Буа шәһәре мәктәптән тыш эшләр үзәге».
Әңгәмә вакытында Департамент белгечләре мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары, контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында сөйләделәр. 
Эчке һәм тышкы бәяләү процедураларын, шул исәптән Бөтенроссия тикшерү эшләрен уздыруның объективлыгын тәэмин итү буенча адреслы тәкъдимнәр бирделәр. 
2023 елның 27 февраленнән 13 мартына кадәр Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының 31 гомуми белем бирү һәм 36 мәктәпкәчә белем бирү оешмасына карата мәҗбүри таләпләрнең (иминлек мониторингы) үтәлешен күзәтү үткәрелде. Канун таләпләрен үтәмәүнең ачыкланган фактлары буенча кисәтүләр бирелде.
2023 елның 21 мартында Буа муниципаль районының гомуми белем бирү оешмалары директорлары, аларның урынбасарлары һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары җитәкчеләре белән семинар-киңәшмә үткәрелде, аның барышында мәгариф өлкәсендәге кануннарның мәҗбүри таләпләрен үтәү буенча аңлатмалар бирелде.
Киңәшмәдә министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов, департамент җитәкчесе урынбасары С.Н.Захарова, департаментның контроль-күзәтчелек идарәсе белгечләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International