Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе «Беренче сыйныфка кабул иткәндә гомуми белем бирү оешмаларының хокук бозу куркынычы» түгәрәк өстәл эшендә катнашты

2023 елның 13 марты, дүшәмбе

2023 елның 10 мартында Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты мәйданчыгында «Беренче сыйныфка кабул иткәндә гомуми белем бирү оешмаларының хокук бозу куркынычы» дигән түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл эшендә мәгариф өлкәсендә идарә, дәүләт контроле (күзәтчелек) органнары вәкилләре һәм Казан мәктәпләренең директорлары катнашты. Түгәрәк өстәл барышында катнашучылар беренче сыйныфка кабул иткәндә хокукларны бозу өлкәсендә җаваплылык, шулай ук карала торган мөнәсәбәтләрдә хокук куркынычлары белән идарә итүнең хокукый чаралары мәсьәләләрен карадылар. Катнашучыларга сәламләү сүзе белән ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы мөрәҗәгать итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International