9 мартта Татарстан Республикасында «Бергә тапшырабыз! Ата-аналарның БДИ тапшыру көне».

2023 елның 7 марты, сишәмбе

9 мартта Татарстан Республикасында «Бергә тапшырабыз! Ата-аналарның БДИ тапшыру көне».

 

Бу чара ата-аналарга үз тәҗрибәсендә БДИ кагыйдәләре, процедуралары һәм биремнәре белән танышырга, аларны балаларына аңлатырга һәм аларга имтиханнар алдыннан дөрес әзерләнергә ярдәм итәргә уникаль мөмкинлек бирә.

2023 елда Рособрнадзор инициативасы белән оештырылган әлеге акция җиденче тапкыр уза. Ата-аналарга рус теле буенча БДИның кыскартылган вариантын язарга тәкъдим ителәчәк.

Ата-аналар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре БДИ процедурасының теркәлүдән алып үз нәтиҗәләрен алганчыга кадәр узу мөмкинлеген алачак. Аларга биремнәрнең эшләнүен һәм БДИда катнашучыларының имтихан эшләре ничек тикшерелүен, җәмәгать күзәтүчеләре эше һәм видеокүзәтү системасы ничек оештырылуы, имтихан вакытында нәрсә эшләргә ярамавы турында сөйләячәкләр.

Акциянең үткәрү тәртибе һәм аның сроклары, катнашу мөмкинлеге турында тулырак мәгълүматны муниципаль органнарның мәгариф идарәсендә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International