ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм урынбасарлары өчен ВКС узды. 

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2023 елның 12 гыйнварындагы 131/23-Д номерлы боерыгы нигезендә 2023 елның 28 февралендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен закон таләпләре нигезендә гомуми белем бирү оешмаларына кабул итүне оештыру үзенчәлекләре буенча мәгълүмати вебинар үткәрелде.

 

Очрашу кысаларында гомуми белем бирү учреждениеләренә кабул итүне оештыру өлешендә законнардагы үзгәрешләр, сайтлар мониторингы нәтиҗәләре һәм 2022 елгы кабул итү кампаниясе барышында килгән гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау нәтиҗәләре, эш практикасы һәм ЕПГУ кулланып бирелгән мәктәпкә кабул итү турындагы гаризаларны карау тәртибе турында фикер алышынды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International