Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында 2022 елның 24-27 ноябрендә Болгариядә онлайн-форматта узган информатика буенча XIV Халыкара Көзге турнир җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов һәм Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов катнашты.
Турнир Мисыр, Пакистан, Перу, Палестина, Согуд Гарәбстаны, Ирландия, Россия һәм башка илләрдән 400дән артык катнашучыны җыйды. Командалар ике яшь төркемендә чыгыш ясады – юниорлар һәм өлкән сыйныф укучылары. Конкурс ике турда узды. Һәр турда биш сәгать дәвамында катнашучылар C/C++, C# һәм башка телләрдәге мәгълүматларны программалаштыру һәм структура техникасына мәсьәләләр чиштеләр.
Татарстан Республикасыннан өч белем бирү учреждениесеннән 11 укучы катнашты: Н.И. Лобачевский исемендәге лицей, КФУның IT-лицей һәм Казан шәһәре Мәскәү районының 2 нче лицей-интернаты. Катнашучыларны әзерләү һәм командаларны формалаштыру белән Иннополис университеты шөгыльләнде. Ярыш нәтиҗәләре буенча республика катнашучылары 10 медаль яулады: 1 алтын, 4 көмеш һәм 5 бронза.
Турнирда җиңүчеләрне, аларның әти-әниләрен һәм тренерларын Роман Шәйхетдинов тәбрикләде. Ул балаларга әлеге җүңү югары уку йортларына укырга керү өчен зур этәргеч булуын билгеләп үтте, киләчәктә аларның белемнәре һәм күнекмәләре фәнни ачышларга, бизнес-проектларга әверелүен, ә тренерларга – энергия һәм мөмкин кадәр күбрәк талантлы укучылар теләде. Роман Шәйхетдинов сүзләренә Рәмис Мөҗпов һәм Александр Тормасов кушылды.
Турнирның даими катнашучысы һәм 2022 елгы алтын медаль иясе, Н. И.Лобачевский исемендәге лицейның 11 нче сыйныф укучысы Валерий Родионов хәбәр иткәнчә, җиңү җиңел бирелмәде, бигрәк тә математик биремнәр. Шулай да, ниндидер вакытта ул белемнәрен туплап максималь баллар алды. Мәктәпне тәмамлагач, ул вузга IT-юнәлеш буенча укырга керергә һәм мәгълүмат системалары өлкәсендә үсешен дәвам итәргә планлаштыра.
Татарстан укучылары информатика буенча 2009 елдан башлап халыкара турнирда катнаша һәм ел саен югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәтә. Турнир информатика буенча халыкара олимпиада кагыйдәләре буенча үткәрелә һәм программалаштыру буенча Бөтенроссия һәм Халыкара олимпиадаларга әзерләнергә ярдәм итүче чараларның берсе булып тора.