Хөрмәт - укучы белән укытучы арасында яхшы мөнәсәбәтләрнең ачкычы

2023 елның 10 феврале, җомга

Департамент Казан шәһәрендәге бер мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы тарафыннан 3 сыйныф укучысына карата хокуксыз гамәлләре турындагы мөрәҗәгать карады.
Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән фактлар расланды. 
Тикшерү нәтиҗәләре буенча педагогка дисциплинар җәза салынды.
Департамент кабат искәртә, педагогик хезмәткәрләр үз эшчәнлекләрен югары профессиональ дәрәҗәдә башкарырга, хокукый, әхлакый һәм этик нормаларны, һөнәри этика таләпләрен үтәргә, белем бирү мөнәсәбәтләрендә укучыларның һәм башка катнашучыларның намусын һәм абруен хөрмәт итәргә, укучыларның психофизик үсеше үзенчәлекләрен һәм аларның сәламәтлеге торышын исәпкә алырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International