Профилактик визит нәтиҗәләре буенча Департамент хезмәткәрләренә рәхмәт белдерелде.

2023 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

2022 ел профилактик чаралар үткәрүгә юнәлдерелгән иде. Профилактик чараларның бер төре булып профилактик визит тора. Профилактик визит – контрольләнүче затның эшчәнлеген гамәлгә ашыру урыны буенча яисә видео-конференц-элемтә куллану юлы белән дәүләт контроле органы үткәрә торган профилактик чара. 
2022 елда мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре 154 профилактик визит уздырды.
Билгеле бер өлкәдә эшчәнлек алып барырга яңа керешкән, шулай ук югары хәвеф категориясенә кертелгән контрольләнүче юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр өчен мәҗбүри профилактик визитлар үткәрелде. Моннан тыш, кайбер мәгариф оешмалары үз хокукларыннан файдаланды һәм профилактик визитлар (әңгәмәләр) аларның инициативалары буенча уздырылды.
Консультация үткәрү барышында учреждение администрациясе һәм белгечләре Департамент хезмәткәрләре эше турында уңай фикерләр белдерде. Үткәрелгән эш нәтиҗәләре буенча кире элемтә алу аеруча күңелле. 
Шулай итеп, Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге безнең адреска рәхмәт хаты юллады. Барыгызга да эшегездә уңышлар һәм уңай кәеф телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International