Татарстан мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы

2022 елның 28 декабре, чәршәмбе

23 декабрьдә ТР Президентының коррупциягә каршы көрәш буенча Идарәсенең коррупциягә каршы көрәш сәясәте мәсьәләләре буенча бүлек мөдире Равия Шрша, ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы Римма Гыйльмиева катнашында ТР Мәгариф һәм фән министры каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының 2022 елда коррупцион хокук бозуларга каршы көрәш буенча эшчәнлегенең аерым аспектлары турындагы доклад белән министр урынбасары - департамент җитәкчесе Рәмис Мөҗипов чыгыш ясады. Докладта мәгариф турында ялган дипломнар сату, гомуми белем бирү йортларында акча җыю, мәнфәгатьләр конфликты темасы күтәрелде.
Балаларга өстәмә белем бирү бүлеге җитәкчесе Айгөл Кашапова укучыларны коррупциягә каршы тәрбияләү, коррупциягә каршы юнәлештә иҗади эшләр конкурсын уздыру турында чыгыш ясады.
Һөнәри белем бирү идарәсе җитәкчесе Андрей Федоров урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә коррупциягә каршы көрәш һәм мәнфәгатьләр конфликты буенча эшләү турында чыгыш ясады.
Равия Шрша үз докладында 2023 елда ата-аналар, педагоглар һәм укучылар белән коррупция күренешләренә каршы түземсезлек атмосферасын булдыруга юнәлтелгән чаралар уздыру турында тәкъдимнәр бирде. Шулай ук коррупцион хокук бозуларны булдырмау, аларның шәхси җаваплылыгы турында һәм коррупцион хокук бозуларны кылган өчен җаваплылыкның котылгысызлыгы турында педагог хезмәткәрләр белән эшләү кирәклегенә игътибарны юнәлтте.
Шулай ук ул үз докладында министрлыкта коррупциягә каршы эшне оештыруның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте һәм мәнфәгатьләр конфликтын кисәтүгә, конфликтның килеп чыгу мөмкинлеген булдырмауга ярдәм итә торган аерым тормыш шартлары булдыруга һәм ныгытуга юнәлтелгән эшне көчәйтү зарурлыгына игътибар итте. Шулай ук халык фикере исәпкә алынган саннарда коррупция дәрәҗәсен бәяләү белән таныштырды,.
Тәкъдим итте:
- ата-аналар, педагоглар һәм укучылар белән коррупциягә каршы тору атмосферасын булдыруга юнәлдерелгән тәрбия чаралары үткәрүне дәвам итәргә;
- 2023 елда мәнфәгатьләр конфликтын ачыклау чараларын күрергә;
- коррупцияне вакытында ачыклау өчен күрсәтелгән дәүләт хезмәтләренә анализ ясарга;
- ведомство буйсынуындагы оешмаларда коррупциягә каршы эшчәнлек чараларына анализ ясарга;
- коррупциягә каршы эшчәнлекнең барлык юнәлешләре буенча дәүләт граждан хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрүне тәэмин итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International