Региональ акция "Барысын да белемнәр генә хәл итә: белгеч белән тикшерербез!”

2022 елның 23 декабре, җомга

23 декабрьдә Казан шәһәренең Яңа Савин районы “38 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында Акция министр урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов катнашында узды.
Бу көнне Акциядә Казан шәһәре мәктәпләрендә 2023 елда 11 сыйныфны тәмамлаучы 5500 укучы катнашты. Профильле дәрәҗәдәге математика сайлаучылар, шулай ук агымдагы нәтиҗәләре түбән булган укучылар, имтихан тапшыру пункты булган мәктәпләр базасында яздылар һәм бөтен процессны башыннан ахырына кадәр күрә алдылар. База дәрәҗәдәге математиканы тапшырырга ниятләгән барлык укучылар көчләрен үзләренең мәктәпләрендә сынап карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International