КИУда җәмәгать күзәтүчеләре бүләкләнде.
В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында (ИЭУП) 2022 елда Бердәм дәүләт имтиханы мониторингы нәтиҗәләре буенча федераль иҗтимагый күзәтүчеләрне бүләкләү узды. Катнашучылар студентлар өчен әлеге проектның мөһимлеген һәм киләсе елларда, күзәтүчеләр сафын тагын да тулыландырып, катнашу теләген билгеләп үттеләр.
Университетка һәм студентларга Департамент җитәкчесе урынбасары Захарова Светлана Николаевна, әйдәп баручы киңәшче Әхмәтова Ландыш Тәскил кызы зур рәхмәт белдерделәр. Актив катнашкан һәм БДИ-2022 үткәрүне оештыруга өлеш керткән өчен күзәтүчеләргә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының Рәхмәт хатларын тапшырдылар.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәт хатлары В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты ректоры Тимирясова Асия Витальевнага, укыту эшләре буенча проректор Камашева Юлия Леонидовнага, яшьләр сәясәте буенча проректор Заһитов Руслан Рәфәт улына, психология һәм педагогика факультеты тәрбия эше буенча декан урынбасары Ханмурзина Римма Рөстәм кызына тапшырылды.
Иҗтимагый күзәтүчеләр дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыру һәм бәйсез объектив бәяләү мониторингына зур өлеш кертә. Без КИУ белән 2023 елда да уртак нәтиҗәле хезмәткә өметләнәбез!