Белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

2022 елның декабрендә Татарстан Республикасының түбәндәге оешмаларында аккредитация күрсәткечләре буенча белем бирү программаларына аккредитация экспертизасы үткәрелде:
- 43.02.10 Туризм белем бирү программасы буенча «Казан инновация университетының колледжы» һөнәри белем бирү учреждениесенең Чистай филиалы;
- башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча Казан шәһәре Совет районының «11 нче лицей» муниципаль автономияле гомуми белем учреждениесе;
- урта гомуми белем бирү программасы буенча Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районының «37 нче күп профильле лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе; 
- урта гомуми белем бирү программасы буенча Татарстан Республикасы Питрәч районы Көек авылының «Алгоритм» технологик лицее» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе;
- урта гомуми белем бирү программасы буенча Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Яңа Шигали авылы «Царево Утары» торак комплексы «Советлар Союзы Герое Г.К.Камалеев исемендәге күп профильле лицей» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениясе;
- урта гомуми белем бирү программасы буенча Яр Чаллы шәһәре «49нчы кадет мәктәбе» муниципаль автономияле гомуми белем бирү учреждениесе.
Белем бирү программаларына экспертиза үткәрүдә 13 эксперт катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International