2022 елның 14-15 декабрендә «Россия Федерациясендә физик культура һәм спорт турында» Федераль законга һәм «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль законга спорт буенча өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы оешмалар өчен үзгәрешләр кертү хакында» 2021 елның 30 апрелендәге 127-ФЗ номерлы Федераль законны гамәли куллану мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә уздырыла.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты, Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе һәм «Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесе катнаша.