Белемдә - көч! Региональ акция "Барысын да белемнәр генә хәл итә: белгеч белән тикшерербез!”

2022 елның 13 декабре, сишәмбе

2022 елның 9 декабреннән 29 декабренә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында һәм шәһәрләрендә “Барысын да белемнәр генә хәл итә: белгеч белән тикшерербез!” акциясе уза. Акциянең төп бурычы - 9 һәм 11 сыйныф укучыларын ТДИ һәм БДИ формасында дәүләт йомгаклау аттестациясен уздыруның төп үзенчәлекләре белән таныштыру гына түгел, ә балаларга үз көчләрен сынап карарга, педагоглар белән бергә контроль-үлчәү материалларының күрсәтмә версиясен эшләгәндә алынган нәтиҗәләрне анализларга. Акция әле аның "эшлекле уен" формасында оештырылуы белән дә гадәти түгел, монда ППЭ җитәкчесе белән бергә аудиториядә һәм аудиториядән тыш оештыручы, техник белгечләр һәм иҗтимагый күзәтүчеләр буларак, имтиханнарны бер елдан соң гына тапшырачак, кече иптәшләре катнаша. Әмма инде хәзер үк "читтән" барлык үзенчәлекләрне күзәтергә мөмкин.
Күп кенә чыгарылыш укучылары яхшы аңлый - педагоглар, экспертлар белән мондый очрашулардан соң күп кенә кыенлыклар җиңелә. Ә уңышлы әзерлекнең ачкычы булып бөтен мәктәп тормышы дәвамында тотрыклылык һәм системалылык тора.
9 декабрьдә Акциягә Әгерҗе муниципаль районы мәктәпләрендә старт бирелде, 12 декабрьдә аларга Тәтеш муниципаль районы «Советлар Союзы Герое Ханжин Павел Семенович исемендәге Тәтеш 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында 11 сыйныф укучылары, шулай ук Казан шәһәренең 9 сыйныф укучылары кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International