15000дән артык чыгарылыш сыйныф укучысы йомгаклау иншасы яза
Бүген Татарстан Республикасында йомгаклау иншасында 960 мәктәпнең 15100 чыгарылыш укучысы, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән 161 чыгарылыш сыйныф укучысы катнаша. 11 сыйныфны тәмамлаучылар өчен йомгаклау иншасын уңышлы язу дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү шартларының берсе булып тора.
2022/23 уку елында инша темасын сайлау мөмкинлеге киңәйде: комплект банкның һәр бүлегеннән икешәр темадан, узган елладагы кебек биш түгел, ә алты теманы үз эченә алачак. Билгеле булганча, комплектлар һәр сәгать поясы өчен конфиденциальлек режимында аерым формалаша, тәкъдим ителгән темаларны катнашучылар инша башланыр алдыннан гына беләчәк.
Инша (изложение) "зачет"/ "незачет" системасы буенча бәяләнә. «Незачет» нәтиҗәсе алган, йомгаклау иншасына (изложениегә) килмәгән яки аны җитди сәбәпләр аркасында язып бетермәгән укучылар өстәмә срокларда - 1 февральдә һәм 2023 елның 3 маенда инша (изложение) яза алачак.