Бүләкләр бирү һәм алуны тыю буенча аңлатмалар

2022 елның 7 декабре, чәршәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре якынаю белән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты педагогик хезмәткәрләргә укучыларның (тәрбияләнүчеләрнең) ата-аналарыннан (законлы вәкилләреннән) бүләкләр алуны, ә укучыларның (тәрбияләнүчеләрнең) ата-аналарына (законлы вәкилләренә) коллектив белән (барысы өчен дә мәҗбүри) укытучыларга бүләкләр алу өчен акча җыюны тыю турында искә төшерә. 
Коррупциягә каршы законнар һәм Россия Федерациясе Граждан кодексы нигезләмәләрендә мәгариф оешмалары хезмәткәрләренә бүләкләр бирүне, шулай ук хезмәт бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә алар тарафыннан бүләкләр алуны тыю бар.
Ләкин укытучыларны чәчәк бәйләмнәре белән котлау искәрмә булып тора. Россия Федерациясендә элек-электән укытучыларга чәчәк, конфет, чәй, кофе, китап бүләк итеп балаларны тәрбияләгән һәм укыткан өчен рәхмәт әйтү кебек уңай гореф-гадәтләр бар. Еш кына әлеге традицияне ялгышып хокук бозу дип бәялиләр. Шул ук вакытта, мәсәлән, чәчәк бәйләме, шоколад яки конфет тартмасы "гади бүләкләргә" карый һәм вак ришвәтләр буларак каралмый.
Тантаналы чарага хас булмаган башка бүләкләрне кабул итү мәгариф системасы хезмәткәрләренең абруен төшерә һәм аларның намусына, гаделлегенә һәм объективлыгына шик тудырырга мөмкин.
Игътибар өчен, педагогик хезмәткәрләргә, нинди урында һәм нинди вакытта булуга карамастан, үз-үзләрен тотышы укытучы дәрәҗәсенә тулысынча туры килергә, эшләгән гамәлләре аларның намусына һәм тәртибенә шик тудырмаска тиешлеген истә тотарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International