Бүген «Мәгариф өлкәсендә дәүләт контроле (күзәтчелеге)» темасы буенча контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителә торган Департамент экспертлары өчен квалификация күтәрү курслары тәмамланды.

2022 елның 2 декабре, җомга

2022 елның 2 декабрендә «Мәгариф өлкәсендә дәүләт контроле (күзәтчелеге)» темасы буенча контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителә торган Департамент экспертлары өчен квалификация күтәрү курслары тәмамланды.
Курслар кысаларында экспертлар мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты эшчәнлегенең төп юнәлешләре, шулай ук мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда кулланыла торган яңа норматив-хокукый актлар белән таныштылар.
Укуда 50 эксперт катнашты, шуларның 40 республиканың гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре.
Йомгак ясап, тыңлаучылар онлайн форматта узган дәресләргә югары бәя бирделәр. Аеруча Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан уздырылган уку планнары, локаль актларны һәм бәяләү процедураларының графиклары буенча практикумнарны билгеләп үттеләр.
Департамент уздырыла торган курсларның файдасын билгеләп үтә һәм бу юнәлештә эшне дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International