Белем бирү эшчәнлегенә дәүләт аккредитациясе.
2022 елның ноябрендә Татарстан Республикасының түбәндәге мәгариф оешмаларында аккредитация күрсәткечләре буенча белем бирү программаларына аккредитация экспертизасы үткәрелде:
- 43.02.15 Повар һәм кондитер эше белем бирү программасы буенча дәүләт автоном hөнәри белем учреждениесе «Әлмәт сәүдә-икътисад техникумы»;
- башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Мәлбагыш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбе»;
- башлангыч гомуми, төп гомуми белем бирү программалары буенча Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Мәлбагыш авылы урта гомуми белем бирү мәктәбенең” филиалы – «Әлкәй авылының төп гомуми белем бирү мәктәбе»;
- урта гомуми белем бирү программасы буенча «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Әлмәт интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет гомуми белем учреждениесе;
- урта гомуми белем бирү программасы буенча Казан шәһәре Идел буе районының «186 нче күп профильле лицей - «Перспектива» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе.
Белем бирү программаларына экспертиза үткәрүдә 12 эксперт катнашты.