ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Казан шәһәренең Идел буе районы мәктәпләренең берсендә чаңгы инвентаре һәм эш дәфтәрләрен ата-аналар хисабына сатып алу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать килде.

2022 елның 14 ноябре, дүшәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Казан шәһәренең Идел буе районы мәктәпләренең берсендә чаңгы инвентаре һәм эш дәфтәрләрен ата-аналар хисабына сатып алу мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать килде.
    Мөрәҗәгатькә беркетелгән Whatsapp мессенджеры буенча язуларның скриншотларын өйрәнеп, Департамент укытучының ата-аналарны белем бирү процессында файдалану өчен эш дәфтәрләрен сатып алырга мәҗбүр итүен ачыклады.
    Ачыкланган хокук бозулар аркасында башлангыч сыйныф укытучысы дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Мәктәп директоры биргән мәгълүматларга караганда, мәктәп чаңгы инвентаре белән физкультура дәресе өчен җитәрлек тәэмин ителгән. 
    Физик культура дәресләрендә файдалану өчен чаңгы комплекты белән тәэмин итү бурычын ата-аналарга тапшыру законсыз һәм ярамый.
    Шул ук вакытта чаңгы һәм ботинкаларның индивидуаль комплектка кертелүен, шулай ук гигиена нормаларын үтәүне исәпкә алып, ата-аналар (законлы вәкилләр) үз балаларын мөстәкыйль инвентарь белән тәэмин итә ала. 
    Департамент тарафыннан мәктәп директорына мәгариф өлкәсендәге кануннарның гамәлдәге нормаларын төгәл үтәргә кирәклеге әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International