Белем бирү эшчәнлегенә лицензия барлык белем бирү оешмасында булырга тиеш.
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Казан шәһәренең балалар сәнгать мәктәбе тарафыннан лицензиясез белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать керде. Белем бирү учреждениесенең белем бирү эшчәнлеген башкаруга лицензиясе булуы ачыкланды. Әмма мөрәҗәгатьне карау барышында балалар сәнгать мәктәбенең лицензиядә күрсәтелмәгән тагын бер адрес буенча белем бирү эшчәнлеге алып баруы ачыкланды, бу «Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль канунның 91 маддәсен бозу булып тора. Моннан тыш, белем бирү учреждениесендә әлеге адрес буенча белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен кирәкле биналарның, корылмаларның, бүлмәләрнең, җиһазларның һәм башка мөлкәтнең санитар кагыйдәләренә туры килү турында санитар-эпидемиологик нәтиҗә юк, бу да хокук бозу булып тора.
Мөрәҗәгатьне карау йомгаклары буенча балалар сәнгать мәктәбе адресына мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде.