Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программалары буенча аккредитация күрсәткечләрен апробацияләүдә белем бирү оешмаларының катнашуын оештыру мәсьәләләре буенча үткәрелгән киңәшмәдә катнашты (алга таба - Апробация).

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Апробация 2022 елның ноябрендә башлангыч гомуми, төп гомуми һәм урта гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы мәгариф оешмаларын (алга таба - мәгариф оешмалары) аккредитация мониторингы уздырганда яңа кабул ителгән аккредитация күрсәткечләрен гамәли куллану мөмкинлекләрен тикшерү максатында уздырыла. 

Апробациядә Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан барлыгы 175 мәгариф оешмасы катнашачак. Татарстан Республикасыннан Апробациядә катнашу өчен ике гомуми белем бирү оешмасы сайланды: Казан шәһәренең «Адымнар – белемгә һәм бердәмлеккә юл күптелле мәгариф комплексы» дәүләт автономияле гомуми белем учреждениесе һәм Түбән Кама муниципаль районының «Зур Афанас урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджеттагы гомуми белем бирү учреждениесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International