ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына мөрәҗәгать килде. Мөрәҗәгатьтә Бөгелмә районының бер мәктәбендә эш дәфтәрләрен һәм балалар бакчасында хуҗалык чараларын даими сатып алырга мәҗбүр итү турында әйтелә.
Департамент хезмәткәрләре мөрәҗәгатьтәге материалларны игътибар белән өйрәнделәр һәм укытучы ата-аналарны белем бирү процессында файдалану өчен эш дәфтәрләре сатып алуга мәҗбүр итә дигән нәтиҗә ясадылар.
Ачыкланган хокук бозулар өчен укытучы дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Департамент мәктәп директорына, шулай ук балалар бакчасы мөдиренә педагогик коллектив, ата-аналар комитеты вәкилләре белән өстәмә финанс чаралары бары тик физик һәм юридик затларның ирекле иганәләре һәм максатчан түләүләре хисабына гына җәлеп ителгәнен, шул ук вакытта акчаларны мәҗбүри җыю катгый рәвештә рөхсәт ителмәгәнен аңлату максатыннан әңгәмәләр уздырырга тәкъдим итте.
Өстәмә рәвештә мәктәп директорына мәгариф өлкәсендәге кануннарның гамәлдәге нормаларын үтәргә тиешлеге күрсәтелде.