Департамент музыка мәктәбендә законсыз акча җыюны туктатты.

2022 елның 31 октябре, дүшәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Казан шәһәренең музыка мәктәпләренең берсе фондына законсыз җыемнар буенча мөрәҗәгать килде. 
Мөрәҗәгать авторы хәбәр иткәнчә, берничә ел дәвамында мәктәп фондына квитанциядә күрсәтелгән исәп-хисап счетына "Ирекле иганә" түләнгән. Яңа уку елында укытучы бала аша яңадан акча кертергә таләп иткән.
Мөрәҗәгатьне карау барышында мәктәп директоры белән ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) мәҗбүри акча җыюга юл куймау буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. 
Мәктәп директоры тарафыннан педагогик коллектив һәм ата-аналар комитеты белән акча җыюга ата-аналарны (законлы вәкилләрне) мәҗбүр итүгә юл куймау турындагы җыелышлар уздыру планлаштырылган.
Ачыкланган хокук бозулар өчен укытучы дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International