Департамент балалар бакчасында акча җыюны туктатты.

2022 елның 21 октябре, җомга

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Яр Чаллы шәһәренең балалар бакчаларының берсендә ата-аналардан цифрлы техника (музыкаль колонка) һәм канцелярия товарларына акча җыю турында мәгълүмат килде.

Мөрәҗәгатьне карау барышында, ата-аналардан (законлы вәкилләрдән) мәҗбүри акча җыюга юл куймау максатыннан, балалар бакчасы мөдире белән профилактик әңгәмә үткәрелде. 

Балалар бакчасы мөдире педагогик коллектив һәм ата-аналар комитеты белән җыелышлар уздыруны планлаштыра.

Ачыкланган тәртип бозулар өчен балалар бакчасы мөдире дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International