Мәгариф оешмаларын лицензияләү турында.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Белем бирү эшчәнлеген лицензияләү турында» 2020 елның 18 сентябрендәге 1490 номерлы карары нигезендә 2022 елның 1 мартыннан лицензияләү буенча дәүләт хезмәтен алу өчен документлар электрон документлар рәвешендә җибәрелә.
Дәүләт хезмәтен электрон рәвештә күрсәтү турында гариза бирү түбәндәге юллар аша гамәлгә ашырыла:
1. Россия Федерациясенең мәгариф өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрен башкаручы Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнары өчен контроль-күзәтчелек эшчәнлеген автоматлаштыруны тәэмин итә торган мәгълүмат системасындагы (ИС АКНДПП) «Мөрәҗәгать итүченең шәхси кабинеты» мәгълүмат системасында: https://akndpp.obrnadzor.gov.ru/.
ИС АКНДПП шәхси кабинетында эшләү өчен логин һәм пароль алырга кирәк. Шуңа бәйле рәвештә мәгариф оешмасы җитәкчесе/шәхси эшмәкәргә җитәкче тарафыннан имзаланган гаризаны (бланклар формасын, гаризалар тутыру үрнәкләрен түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://obrnadzor.tatarstan.ru/Podacha_zayavleniy_v_elektronnoy_forme.htm) белем бирү эшчәнлеген лицензияләү бүлегенә - Leysan.Bogatkina.R@tatar.ru электрон почтасына җибәрергә кирәк.
ИС АКНДПда лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында гариза оешма җитәкчесенең электрон цифрлы имзасы белән имзалана. ЭЦПны ИС АКНДППда куллану өчен билгеләнгән плагинлы браузерны кулланырга кирәк (КриптоПро ЭЦП Browser plug-in).
2. Лицензияне беренчел алганда һәм лицензияләр реестрына үзгәрешләр кертү турында һәм белем бирү эшчәнлеген гамәлгә ашыруны туктату турында лицензиатлар тарафыннан гаризалар бирү өчен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр бердәм порталы (ЕПГУ) түбәндәге сылтама буенча: https://www.gosuslugi.ru/600355/1/form.
ЕПГУ буенча лицензия алу өчен гариза бирү инструкциясе: https://disk.yandex.ru/i/vnLFGC_J9cYm2Q.