ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты адресына Казан шәһәренең Идел буе районы гомумбелем бирү учреждениесенең рәсми сайтында 2022-2023 уку елына уку планы булмауга шикаять килде.
Мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән факт расланды.
Мәктәп адресына департамент тарафыннан мәҗбүри таләпләрне бозуның ярамаганлыгы турында кисәтү игълан ителде, гамәлгә куючыга күрсәтелгән хокук бозуларга юл куйган вазыйфаи затларга карата чаралар күрү турында хат юлланды.
Мөрәҗәгатьне карау барышында, укучылар контингенты арту сәбәпле, уку планынына төзәтүләр кертү өчен вакытлыча алынуы ачыкланды.
Директор урынбасарына кисәтү белдерелде.
Хәзерге вакытта агымдагы уку елына уку планы «Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә мәктәпнең рәсми сайтында урнаштырылган.