"Музыка көненә" багышланган "Мөһим турында сөйләшүләр".

2022 елның 17 октябре, дүшәмбе

Методик ярдәм күрсәтү кысаларында 2022 елның 17 октябрендә Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре мәгариф учреждениеләренә бардылар. Бу юлы Казан, Яр Чаллы һәм Яшел Үзән шәһәрләренең 15 урта һөнәри белем бирү учреждениесендә һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен 8 дәүләт гомуми белем бирү учреждениесендә булдылар.
Бу көнне барлык учреждениеләрдә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт флагларын күтәрү тантаналары оештырылды, ә «Мөһим турында сөйләшүләр» Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгының методик киңәшләре нигезендә үткәрелде.
Укучылар рус балеты һәм рус музыкасы турында фикер алышуда катнаштылар, музыкаль өлкәдә федераль проектлар белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International