Департамент квалификация күтәрү курслары үткәрә

2022 елның 14 октябре, җомга

Департамент контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителә торган экспертлар өчен квалификация күтәрү курслары үткәрә.

2022 елның 28 ноябреннән 2 декабренә кадәр Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан «Мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелек)» контроль-күзәтчелек чараларын гамәлгә ашыруга җәлеп ителә торган экспертлар өчен квалификация күтәрү курслары уздырылачак.

Курслар программасында министр урынбасары – департамент җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов, департамент җитәкчесе урынбасары С.Н.Захарова, департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе Г.В. Сәмигуллина һәм башкалар чыгышлары булачак.

 

Квалификация күтәрү курслары кысаларында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

- мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашырганда кулланыла торган яңа норматив-хокукый актлар;

- лицензия таләпләрен үтәү өлешендә норматив таләпләр;

- башлангыч һәм төп гомуми белем бирүнең яңа федераль дәүләт белем бирү стандартлары;

- мәгариф оешмаларының контроль-бәяләү эшчәнлеге;

- мәгариф оешмасының төп белем бирү программалары;

- тәрбия буенча эш программасы.

 

Курслар үткәрү формасы: онлайн һәм көндезге.

Курсларга язылу өчен телефон: (843) 237 75 27 - Департаментның контроль-күзәтчелек эшчәнлеге идарәсенең белем бирү сыйфатына дәүләт контроле бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International