2022 елның 12 октябрендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментының контроль-күзәтчелек идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең «Калейдоскоп» 130 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы» муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә карата профилактик әңгәмә формасында профилактик визит үткәрелде.
Әңгәмә вакытында департамент белгечләре:
- мәгариф турындагы законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә лицензион таләпләрне һәм федераль дәүләт белем бирү стандартларында билгеләнгән таләпләрне үтәү чаралары турында мәгълүмат җиткерде;
- контроль-күзәтчелек чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында тикшерү объектына карата аның тиешле хәвеф категориясенә каравыннан чыгып хәбәр иттеләр;
- мәгариф турындагы законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә лицензион таләпләрне һәм федераль дәүләт белем бирү стандартларында билгеләнгән таләпләрне үтәмәгән өчен җаваплылык чаралары турында мәгълүмат җиткерделәр;
- дәүләт контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру белән бәйле мәсьәләләр буенча консультация бирделәр.