2022 елның III кварталында мәгариф өлкәсендә коррупция чагылышлары турында гражданнар мөрәҗәгатьләре мониторингына йомгак ясыйбыз.

2022 елның 6 октябре, пәнҗешәмбе

Гражданнарның мөрәҗәгатьләре коррупция күренешләренә каршы нәтиҗәле чара булып тора.  Чөнки мөрәҗәгатьләр – халыкның хакимият органнары белән мәгълүмати хезмәттәшлегенең бер ысулы, шул исәптән коррупцион гамәлләр белән аларның хокукларын бозу буенча да.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына 2022 елның III кварталында 387 мөрәҗәгать кергән, шуларның 35 Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә коррупция чагылышы мәсьәләләре буенча.
Мөрәҗәгатьләрне карау йомгаклары буенча мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 7 кисәтү игълан ителде, 22 мәгариф учреждениесенең хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Исегезгә төшерәбез, коррупция чагылышы фактлары буенча мөрәҗәгатьне Сез мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына https://obrnadzor.tatarstan.ru/obrashenie_grajdan.htm аша калдыра аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International