Укытучылар көне - яктылык, яхшылык һәм җылылыкны берләштергән үзенчәлекле бәйрәм!

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

Укытучылар көне - яктылык, яхшылык һәм җылылыкны берләштергән үзенчәлекле бәйрәм!

Укытучылар көне - яктылык, яхшылык һәм җылылыкны берләштергән үзенчәлекле бәйрәм! Җәмгыятьтә, икътисадта, сәясәттә нинди генә үзгәрешләр булмасын - педагогик һөнәрләр булды, бар һәм булачак. Кеше кечкенәдән үк укый, димәк, аңа Укытучы кирәк! 
Бәйрәм кысаларында мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хезмәткәрләре лаеклы ялга чыккан остазлары белән очраштылар. Министр урынбасары – мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г.Мөҗипов өлкәннәргә тәҗрибә һәм белем өчен рәхмәт белдерде, рәхмәт хатлары тапшырды һәм хезмәттәшләрен Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры И.Г.Хәдиуллин исеменнән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International