Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгариф белән идарә итүнең төбәк һәм муниципаль органнары белгечләре, мәгариф оешмалары җитәкчеләре һәм педагогик хезмәткәрләре, мәгариф идарәсенең коллегиаль органнары вәкилләре өчен Россия Федерациясе субъектларында мәгариф белән дәүләт-иҗтимагый идарәсен үстерү буенча методик тәкъдимнәр җибәрү турында» 2015 елның 22 октябрендәге 08-1729 номерлы хатында мәгариф оешмасында Идарә советның эшен оештыру буенча тәкъдимнәр бар.
Методик тәкъдимнәрнең 1.4 бүлегендә Идарә советы - мәгариф оешмасының эшчәнлеге һәм үсеше мәсьәләләрен хәл итү буенча устав белән билгеләнгән вәкаләтләргә ия булган, мәгариф оешмасының гамәлгә куючысы, җитәкчелеге һәм хезмәткәрләре вәкилләреннән, 14 яшьтән өлкәнрәк һәм 18 яшькә җитмәгән укучыларның, ата-аналарыннан (законлы вәкилләреннән) төзелгән мәгариф оешмасының дәүләт-иҗтимагый идарәсенең вәкиллекле коллегиаль органы. Шулай итеп, мәгариф оешмасының Идарә советы укучыларның һәм аларның ата-аналарының мәнфәгатьләрен исәпкә алучы идарә органы булып тора.