Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Татарстан Республикасы Әлмәт районының бер мәктәбе хезмәткәренең конфликтлы ситуациясе һәм һөнәри компетенциясе турында мөрәҗәгать килде.
Мөрәҗәгатьне карау барышында мәктәп директоры белән әңгәмә уздырылды, анда мөрәҗәгать итүченең балигъ булмаган кызы белән бәйле килеп туган хәл буенча аңлатмалар алынды.
Мәктәп җитәкчесенә тәрбия эше буенча директор урынбасары вазыйфа һәм функциональ бурычларны үтәү буенча хезмәт тикшерүе үткәрергә, килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен мөрәҗәгать авторы белән очрашу оештырырга тәкъдим ителде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча директор урынбасары дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Мөрәҗәгать итүчегә администрация вәкилләре белән очрашуда мәктәп хезмәткәре гамәлләре өчен гафу үтенелде.