Татарстан Республикасы аккредитация мониторингын үткәргәндә урта һөнәри белем бирү программалары буенча аккредитация күрсәткечләрен апробацияләү проектын гамәлгә ашыруда катнаша.
2022 елның 22 сентябрендә Департамент хезмәткәрләре ДАҺБУ "В.П.Лушников исемендәге Казан нефть һәм химия көллияте" педагогика коллективы вәкилләре белән берлектә Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт оештырган киңәшмәдә катнаштылар.
Киңәшмәдә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
аккредитация мониторингын апробацияләүнең максатлары һәм бурычлары;
аккредитация мониторингын сынауның көтелгән нәтиҗәләре;
аккредитация мониторингын апробацияләүне оештыру;
аккредитация мониторингын гамәлгә ашырганда урта һөнәри белем бирү программалары буенча аккредитация күрсәткечләре буенча белешмәләр җыю технологиясе.
Апробациядә, Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан, урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы 99 мәгариф оешмасы катнашачак.