Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаментына Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль берәмлеге мәктәпкәчә белем муниципаль учреждениесенең катнаш төрдәге 33 нче "Алчәчәк" балалар бакчасындагы бәхетсезлек очрагы турында ата-анадан мөрәҗәгать килде.
Департамент хезмәткәрләре Бөгелмә муниципаль районының мәгариф идарәсенә килеп туган хәлне аңлатуны сорап мөрәҗәгать иттеләр.
Мәгариф идарәсе хезмәткәрләренең аңлатмалары нәтиҗәсендә мөрәҗәгатьтә күрсәтелгән мәгълүмат расланды. Вазифаларын тиешенчә үтәмәгән өчен балалар бакчасы хезмәткәрләре дисциплинар җаваплылыкка тартылды.