«2022-2023 уку елында мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау» темасы буенча Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен мәгълүмати вебинар

2022 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 22 декабрендәге 3091/21-Д номерлы боерыгы нигезендә 2022 елның 8 сентябрендә Татарстан Республикасы гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре өчен «2022-2023 уку елында мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау» темасы буенча мәгълүмати вебинар үткәрелде.
Очрашу кысаларында челтәр рәвешендә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, белем бирүнең сыйфатын бәяләүнең эчке системасын формалаштырганда типик кыенлыкларны һәм хокук бозуларны профилактикалау мәсьәләләре каралды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International