Татарстан Республикасы муниципаль районнарында август киңәшмәләре дәвам итә. Конференция чәршәмбе көнне Казан шәһәрендә, Нурлат һәм Балык Бистәсе районнарында узды. Утырышта министр урынбасары - Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы, Департамент җитәкчесе урынбасары - Захарова Светлана Николаевна, контроль-күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Сәмигуллина Гүзәл Вәзир кызы катнашты. Киңәшмәдә уку елына йомгаклар ясалды, яңа уку елына бурычлар куелды. Районнарда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» республика акциясе узды һәм тематик методик күргәзмәләр оештырылды.
Департамент вәкилләре үз докладларында мәгариф бүлекләре, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре эшен бәяләделәр, уку елына яңалыклар турында сөйләделәр.
Чыгышны Казан мәгариф идарәсе трансляциясендә карарга мөмкин: https://vk.com/video-211393833_456239046.