Рәмис Мөҗипов Буа районы педагогик хезмәткәрләрнең август конференциясендә чыгыш ясады.
Буа шәһәрендә педагогик хезмәткәрләрнең традицион август конференциясе узды, аның кысаларында уку елының төп нәтиҗәләрен ясадылар, уңышлар һәм проблемалар, белем бирүнең сыйфатын күтәрү чаралары турында фикер алыштылар, киләсе уку елына бурычлар билгеләделәр. Мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча доклад белән министр урынбасары - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов чыгыш ясады.
Шул ук көнне Буа шәһәрендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе узды. Рәмис Гаптрәис улы белән бергә нәниләргә Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов рюкзак бүләк иттеләр.
Департамент җитәкчесе Буа районының Әлши авылында балалар бакчасын ачу тантанасында да катнашты.