Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан мәҗбүри профилактик визитлар үткәрелде

2022 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан мәҗбүри профилактик визитлар үткәрелде
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан түбәндәгеләргә карата мәҗбүри профилактик визитлар үткәрелде:
- Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Куюки авылы «Алгоритм» технологик лицее» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе;
- Татарстан Республикасы Лаеш районы Усады авылында «Сәламәт буын» күппрофильле лицей» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе;
- Казан ш. Совет районының «11 нче күппрофильле лицей» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе.
«Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 2020 елның 31 июлендәге 248-ФЗ номерлы Федераль канун, «Мәгариф өлкәсендә федераль дәүләт контроле (күзәтчелеге) турында нигезләмәне раслау хакында» Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 25 июнендәге 997 номерлы карары нигезендә мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты белгечләре: Ч.С.Бикметова, мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе, И.И.Миронова, белем бирү оешмаларын лицензия контроле бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе, С.И.Мулеева, мәгариф өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге бүлегенең әйдәп баручы консультанты Л.Ф.Сафиуллина, белем бирү сыйфатына дәүләт контроле бүлегенең әйдәп баручы консультанты А.З. Сәмигуллина, белем бирү оешмаларын лицензия контроле бүлегенең әйдәп баручы белгече, мәгариф турындагы законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне бозуларны, шул исәптән белем бирү эшчәнлегенә лицензияон таләпләрне һәм федераль дәүләт белем бирү стандартларында билгеләнгән таләпләрне бозуларны профилактикалау буенча мәҗбүри профилактик визит үткәрделәр.
Белем бирү учреждениеләренә мәҗбүри профилактик визитлар үткәргәндә эшчәнлеккә карата куела торган мәҗбүри таләпләр турында, шулай ук контроль (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм интенсивлыгы турында мәгълүмат бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International