Мөҗипов Р.Г. XII Халыкара мәктәп укытучылары «ВАТАН про» фестивалендә катнашты.

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Казан (Идел буе) федераль университетының Алабуга институтында «ВАТАН про» XII Халыкара мәктәп укытучылары фестивале узды.
Фестиваль кысаларында "Ачык диалог" секциясе эше оештырылды.  Әлеге секция эшендә министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы катнашты. Очрашу кысаларында мәгариф өлкәсендәге законнардагы үзгәреш: балалар һәм яшьләр хәрәкәтен булдыру, мәктәпләрдә озайтылган көн группаларына бердәм таләпләр кертү, шулай ук педагогик хезмәткәрләргә документлар йөкләнешен киметү турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International