2022 елның 12 августында Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында «Казаныш» II спорт-гамәли конференциясе узды. Катнашучылар спорт учреждениеләренә нәтиҗәле менеджмент кертү, балаларның, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең дә, гармонияле үсеше турында фикер алыштылар.
Министр урынбасары - ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Мөҗипов Рәмис Гаптрәис улы конференциядә “Спорт һәм мәгариф” фәнни-гамәли секциясе спикеры буларак катнашты.