Рособрнадзор, РФ Мәгариф министрлыгы һәм 2022/23 уку елыннан йомгаклау иншасын уздыру мәсьәләләре буенча совет карары буенча, йомгаклау инша комплектларын формалаштыру үзгәртелде

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

 Узган елларда кулланылган темалар нигезендә ябык банк формалаштырылган, ә уку елы башланыр алдыннан ФИПИ сайтында йомгаклау инша темалары комплектының комментарийлары һәм үрнәге күрсәтеләчәк.

Банкка өч зур бүлек керә:

«Кеше тормышында рухи-әхлакый юнәлешләр»,

"Гаилә, җәмгыять, Ватан кеше тормышында"

"Кеше тормышында табигать һәм мәдәният".

Хәзер тема банкынд 1500 позициядән куберәк, һәм алга таба ул тулыланачак.

 2022/23 уку елында чыгарылыш укучыларына тәкъдим ителгән һәр комплектта биш тема урынына алты тема булачак (һәр бүлектән ике). Йомгаклау иншасын бәяләү тәртибе һәм процедурасы һәм критерийлары элеккечә калачак.

Рособрнадзор РФ Мәгариф министрлыгы белән берлектә киләчәктә кирәкле төзәтмәләр кертү өчен яңа тәҗрибәгә анализ ясаячак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International