Департамент мәгълүмати вебинар үткәрде.

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

Департамент мәгълүмати вебинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021 елның 22 декабрендәге под-3091/21-Д номерлы боерыгы нигезендә 2022 елның 10 августында Татарстан Республикасы мәгариф оешмалары җитәкчеләре өчен «Мәгариф оешмаларын яңа 2022-2023 уку елына әзерләү барышында мәҗбүри таләпләрне бозуларны профилактикалау» темасы буенча мәгълүмати вебинар үткәрелде.
Очрашу кысаларында мәгариф өлкәсендәге законнарның 2022 елгы төп үзгәрешләренә күзәтү тәкъдим ителде, түләүле белем бирү хезмәтләрен күрсәткәндә типик хокук бозулар тикшерелде, яңартылган ФГОС таләпләре нигезендә дәрестән тыш эшчәнлекне гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Вебинар материаллары видеохостинг https://www.youtube.com/channel/UCxfQ_Bdr-16icIrL2E8BtA/featured мәйданчыгында урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International