Р.Г. Мөҗипов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы 2022 елның I яртыеллыгында максатлар һәм бурычларны халык алдында формалаштыру проектын тормышка ашыруга нәтиҗә ясау мәсьәләсе буенча иҗтимагый совет утырышында катнашты.
Министр урынбасары - Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Р.Г. Мөҗипов ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет утырышында катнашты. Утырышта 2022 елның I яртыеллыгында максатлар һәм бурычларны халык алдында формалаштыру буенча проектны тормышка ашыруга нәтиҗә ясау мәсьәләсе каралды.
Рәмис Гаптрәис улы агымдагы елның 2 нче кварталында Коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә Департаментның эше турында чыгыш ясады. Совет әгъзалары нәтиҗәләр турында фикер алыштылар. Утырышта төрле механизмнар һәм актуаль проблемаларны хәл итү юллары тәкъдим ителде.