Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хэбэр итә.

2022 елның 26 июле, сишәмбе

Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты хэбэр итә.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты 2022 елның 25 июленнән «Россия Федерациясендә мәгариф турында» Федераль канунның 68 маддәсенә үзгәреш кертү хакында» 14.07.2022 елның 296-ФЗ номерлы Федераль канун үз көченә керүен хәбәр итә. 

«Россия Федерациясендә мәгариф турында» 2012 елның 29 декабрендәге 273-ФЗ номерлы Федераль канунның 68 маддәсенең 4 өлешенә түбәндәге эчтәлекле җөмлә өстәлде: «Әлеге Федераль канунның 71 маддәсендәге 7 өлешендә күрсәтелгән затларга, керү сынауларының уңышлы узуы (алар үткәрелгән очракта) һәм башка тигез шартлар булганда, урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем бирү оешмасына укырга керүнең өстенлекле хокукы бирелә.»
Урта һөнәри белем бирү программалары буенча белем бирү оешмасына ташламалы рәвештә укырга керү гражданнарның 13 категориясенә (кушымта) бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International