Министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов "Казанские ведомости" газетасы хәбәрчесе белән очрашты. Интервью өчен актуаль тема - беренче сыйныфка кабул итү нәтиҗәләре булды. Департамент җитәкчесе 2022 елдагы кабул итү буенча үзгәрешләр һәм үзенчәлекләр, мәктәпләр ягыннан да, ата-аналар ягыннан да ачыкланган кагыйдә бозулар турында сөйләде.