Россия телеканалы министр урынбасары - мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов катнашында сюжет төшерде.
Департамент җитәкчесе лицензияләнгән мәгариф оешмаларында хезмәт күрсәтүнең һәм белем алуның мөһимлеген ассызыклады. Лицензияләү - мәгариф оешмалары өчен белем бирүнең сыйфатын һәм тулылыгын гарантияли торган мәҗбүри шарт, салым ташламаларыннан файдаланырга мөмкинлек бирә, шулай ук уку процессының куркынычсызлыгын тәэмин итә. Департамент хезмәткәрләре «Белем бирү эшчәнлеген лицензияләү» буенча дәүләт хезмәтен күрсәтәләр. Норматив һәм мәгълүмати документлар белән безнең сайтта https://obrnadzor.tatarstan.ru/lizenzirovanie.htm сылтамасы аша танышып була .