Бүгенге көндә 1 сыйныфка кабул итү кампаниясе дәвам итә һәм бу өлкәдә коррупцияне ачыклау Департамент эшенең бер юнәлеше булып кала бирә. Рәмис Гаптрәис улы булачак кайбер беренче сыйныф укучыларының намуссыз ата-аналары үзләре теләгән мәктәпкә керү өчен нинди адымнарга барганын, мондый хокук бозуларны ачыклау һәм аларга каршы көрәш ысуллары турында сөйләде.