Ярдәм һәм остазлык - яшь педагог өчен мәктәптә уңышлы адаптация шартлары

2022 елның 11 июле, дүшәмбе

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты Казан шәһәре Идел буе районы мәктәпләренең берсендә башлангыч сыйныфлар укытучысының педагогик компетентлыгы мәсьәләсе буенча мөрәҗәгатьне карады.

 

Кыска вакыт эчендә Департаментта әлеге мәктәпнең директор урынбасары һәм укытучысы белән очрашу булды. 

 

Мөрәҗәгатьне карау нәтиҗәләре буенча:

 

- яшь педагогка остаз итеп югары квалификацион категорияле укытучы билгеләнде;

 

- администрация яшь укытучының дәрес бирүен яңа уку елында да контрольдә тотуны дәвам итәчәк;

 

- башлангыч мәктәпнең тәҗрибәле укытучыларының дәресләрен карау оештырылачак.

 

- уку материалын әзерләүдә, укыту алымнарын, укучыларның нәтиҗәле эшчәнлеген тәэмин итә торган ысуллар сайлауда ярдәм итәчәк.

 

Моннан тыш, 2022 елның октябрендә яшь укытучы «Хәзерге шартларда башлангыч белем бирү сыйфатын күтәрүнең актуаль проблемалары» темасы буенча Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтына квалификация күтәрү курсларына җибәреләчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International